"Калфак туе"

 туе.jpg

Кадерле ханымнар!
Без - Мәскәү "Ак Калфак" оешмасы 5 март 15.00 сәгатьтә 8 март хатын - кызлар бәйрәменә багышлап, "Калфак туе" үткәрәбез.

Программада:

2016 ел әйләнәсендә "Гаилә җырлый" - "Семья поёт" исемле Беренче Мәскәү Фестиваль-Конкурсы үтте. "Калфак туе"нда әлеге Фестиваль
-Конкурс Лауреатлары һәм гаилә коллективлары концерты.

"Медина" ансамбле кызлары чыгышы.

"Ак Калфак" оешмасы ханымнары белән танышу, иң актив кызларны котлау.

"Ирада" дизайнер киемнәр магазины үз модельләрен күрсәтәчәк.

"Пәрәмәч бәйрәме" - саф татарча, үзебез яраткан ризыклар конкурсы. Бәлеш, вак бәлеш, өчпочмак, кош теле, баурсак, төш, чәк-чәк - кемнең нинди аш-суга осталыгы бар, пешереп алып килегез, сыйланырбыз!

Калфак, изү тегү буенча мастер-класс.

Мәскәү "Ак Калфак" оешмасына рәхим итегез! Килеп йөрегез! Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Аралашыйк!

tml>